Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Укучыларыбыз иҗаты

Миннән – ярдәм, әбидән – йомырка

Тавыкны һәрбер хуҗалыкта диярлек асрыйлар. Тавык бик файдалы кош, чөнки ул йомырка һәм ит бирә.

Тавыклар төрле ярма, ризык калдыклары белән туклана. Әбием дә тавыклар асрый. Алар арасында чуар, кара, ак тавыклар бар. Әбиемнең хәтта йонлы тәпиле тавыклары да бар. Алар бөтенесе дә бик матурлар. Мин тавыкларга ризык калдыклары китерәм. Шуның өчен әбием безгә йомырка бирә.


Әминә Җаббарова, Мөслим гимназиясенең 2 сыйныф укучысы.  

Тавык ул – ит тә, йомырка да
Тавыклар бик күп төрле була икән.
Аларның Европада 180 төре, ә дөньяда 700ләп төре билгеле.
Тавык – фермаларда һәм хуҗалыкта асрау өчен бик уңайлы йорт кошы. Безнең районда гына да дистәдән артык тавык фермасы бар.
Тавык йомыркасыннан тәмле камыр ризыклары, тортлар әзерләп була.
Тавыкның итен кыздырып та, пеше- реп тә ашарга мөмкин. Салатлар да бик тәмле була.


Ринас Хәсәнов, Мөслим гимназиясенең 2 сыйныф укучысы.

Фото "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев