Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Тәмле булгур

Булгур – бик тәмле һәм файдалы ризык. Булгур белән тавык ите гаҗәеп сусыл һәм аппетитлы ки­леп чыга. Балалар да аны бик теләп ашыйлар. Бул­гурдан бик күп төрле ри­зык әзерләп була. Булгур­ны пешерер алдыннан юыргамы-юкмы дигән фикерләр бар. Теләгән кеше юа, юмаганы бул­гурны майда кыздыра. Каенсаз кызы Алия Нур­галиевадан ит белән бул­гур рецепты тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиент­лар: 300 грамм тавык фи­лесы, бер зур кишер, бер баш суган, бер зур татлы бо­рыч, бер стакан су, 2,5 ста­кан булгур ярмасы, тәменчә зәйтүн мае һәм борыч.

Әзерләү тәртибе: тавык итен вак кисәкләргә турый­быз. Аннары зәйтүн маен­да кыздырып алабыз. Бик вак итеп кишер, борыч һәм суганны турыйбыз. Бары­сын да табага салып, биш минут чамасы кыздырабыз. Аерым табада булгур ярма­сын зәйтүн маенда кыз­дырабыз. Аннары булгур­ны яшелчәләр өстенә са­лабыз да өстенә су салып, кайнатып чыгарабыз. Кай­нап чыкканнан соң, 15 ми­нут сүрән утта пешерәбез. Табынга кайнар килеш бирәбез.

Тәмле булсын!

Фото freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев