Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Сумса

Сумса әзерләү авыр түгел. Райондашыбыз Миләүшә Филипповадан самса рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар: 800 грамм катлы камыр, 700 грамм тавык ите, уртача зурлыктагы ике суган, 100 грамм каты сыр, кунжут, тәменчә тоз, борыч һәм паприка.
Әзерләү тәртибе. Тавык итен – шакмаклап, суганны вак итеп турыйбыз һәм, тоз, борыч кушып, болгатабыз. Кибеттән алган катлы камыр җәемнәренең һәркайсын дүрт өлешкә бүлеп, уклау белән җәябез һәм, уртасына суган белән иттән әзерләгән эчлекне салып, өстенә сыр уып, сумса формасына китереп бөгәбез. Сумсаны майланган табага тезеп, өстен йомырка белән майлап, кунжут сибәбез. Сумсаларны 200-220 градуска кадәр кыздырылган духовкада өсте кызарганчы пешерәбез. Тәмле булсын!

Фото – М. Филиппованың шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев