Шампиньон белән кыздырылган ит
Итне зур булмаган шакмакларга турарга. Тәменчә тоз, борыч, соя соусы сибеп болгатырга һәм 30 минут маринадларга. Шампиньонны чистартырга, эре кисәкләргә турарга.
500 г сыер ите, 300-400 г шампиньон гөмбәсе, 1 кишер, 2 суган, соя соусы, тоз, борыч, яшел тәмләткечләр. Кыздыру өчен үсемлек мае.
Итне зур булмаган шакмакларга турарга. Тәменчә тоз, борыч, соя соусы сибеп болгатырга һәм 30 минут маринадларга. Шампиньонны чистартырга, эре кисәкләргә турарга.
Суганны вак итеп, кишерне саламлап турарга яки кореяча кишер угычыннан чыгарырга. Итне 10 минут үсемлек маенда кыздырырга. Гөмбәне кушып болгатырга. 2-3 минуттан кишер өстәп, тагын аз гына кыздырып алырга. Өстенә күмелерлек итеп су агызырга һәм 25-30 минут томалап пешерергә. Төбе көймәсен өчен, әледән-әле болгаткалап торырга кирәк. Табынга пешкән дөге белән, өстенә яшел тәмләткечләр сибеп чыгарырга.
Фото - Изображение от atlascompany на Freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев