Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Помидор тозлау

Бик гади генә помидор тозлау ысулын тәкъдим итәбез.

 

Стерильләштерелгән 3 литрлы банканың төбенә 5-6 кишер яфрагы салып калдырабыз. Уртача зурлыктагы помидорларны юып тутырабыз. “Челнок” сортлы каты помидор булса, бигрәк тә яхшы. Өстенә кайнап торган су агызып, 15-20 минутка калдырабыз. Суны бушатып, 1 аш калагы тоз, 5 аш калагы песок салып, кабат кайнатабыз һәм помидорлар өстенә салабыз. Соңыннан 1 аш калагы уксус эссенциясе өстәп, тимер капкач белән каплыйбыз. Банканың астын өскә әйләндереп, җәймә каплап, суытырга куябыз. Әзер банкаларны салкынча урында саклыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев