Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Мич коймагы

Коймакны һәркем яратадыр. Мич коймагы аеруча тәмле. Ләкин хәзер кемнең генә өендә мич бар икән?! Бу очракта мич коймагын духовкада пешерергә була. Райондашыбыз Зөлфия Фатыйховадан мич коймагы рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиент­лар: ярты литр сөт, ике аш кашыгы майонез, ике чәй калагы өеп шикәр комы, ярты чәй кала­гыннан күбрәк тоз, бик аз гына сыек май, өч йомыр­ка, бер чәй калагы коры чүпрә, кирәгенчә он. Әзерләү тәртибе. Чүпрәне әчетеп алабыз. Сөткә йо­мырка, тоз, шикәр комы, майонез, сыек май, әчетелгән чүпрә, он са­лып, коймак камыры ясыйбыз. Камыр сыек булмый, бераз гына куе­рак була. Өстен каплап, камырны кабартырга ку­ябыз. Ул ике сәгать чама­сы кабара. Беренче кой­макларны кызган май­лы табага салып, духов­кага пешерергә куябыз. Духовканың грилендә коймак бик тиз пешә. Ду­ховкада гриль булмаса, коймакны башта өстә пе­шереп, аннан духовкага куеп алырга була. Духов­кадан алгач, коймаклар­ны майлыйбыз. Каз мае белән майланган коймак аеруча тәмле була. Ике табада аралаштырып пешерсәң, тизрәк була.

Тәмле булсын!

 А.Хисаметдинова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев