Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Куян ите

Куян ите деликатес булып санала. Райондашыбыз Илүзә Нәбиуллина бәйрәм табынына һәрвакыт куян итеннән кайнар шулпа, ит ризыгы яисә кабымлык әзерли. Бүген ул безгә томалап пешерелгән куян ите рецептын тәкъдим итә.

Кирәкле ингредиентлар: куян түшкәсе, уртача зурлыктагы ике кишер, ике баш суган, тәменчә тоз, борыч, кыздыру өчен үсемлек мае, 150 грамм каймак, биш аш калагы томат пастасы, ит шулпасы.
Әзерләү тәртибе. Яхшылап юылган куян түшкәсен артык зур булмаган өлешләргә бүләбез. Һәрбер кисәкне тоз, борыч сибеп ышкыйбыз да, табада кыздырып алабыз. Кыздырылган итне тирән кәстрүлгә бушатабыз, өстенә боҗралап туралган башлы суган, кишер һәм ит пешкән шулпаны салып, сүрән утка пешерергә куябыз. Шулпа кайнап чыккач, каймак, томат пастасы өстәп, кәстрүлне ябып, ит әзер булганчы томалап пешерәбез.
Куянны чуен савытта мичкә куеп та пешереп була. Ул чагында чуенга бөтен нәрсәне берьюлы чи килеш салалар, шулпа өстиләр, тоз, борыч сибәләр һәм, өстен ябып, мичкә куялар. Табынга итне кайнар килеш, куе яшелчә соусы белән бирәләр. Аерым савытта эре итеп турап кыздырылган бәрәңге дә пешерергә мөмкин. Тәмле булсын!
Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Фото - И. Нәбиуллинаның шәхси архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев