Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

“Яңа ел сәгате” салаты

Бәйрәм табынына бик күпләр төрле тәм-томнар, салат, кабымлыклар, кайнар аш әзерли булыр. Октябрь авылында яшәүче Ләйсән Шәяхмәтовадан “Яңа ел сәгате” салаты рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар: 250 грамм тавык филесы, өч йомырка, 150 грамм караҗимеш, 100 грамм әстерхан чикләвеге, 100 грамм сыр, майонез, тәменчә тоз. 
Әзерләү тәртибе: тавык итен тозлы суда пешерәбез. Әстерхан чикләвеген 5 минут дәвамында җылытылган духовкада киптерәбез. Тавык итен вак итеп турыйбыз һәм яссы тәлинкәгә салабыз. Пешкән йомырканың сарысын, чәнечке белән ваклап, ит өстенә икенче кат итеп салабыз. Аннары вак итеп туралган караҗимеш, кыргычтан чыгарылган сыр җәябез. Өстенә вакланган әстерхан чикләвеген сибәбез. Һәр каттан соң майонез сылана. Иң өскә йомырка агы җәелә. Салатны сәгать формасында бизибез. Сәгать уклары һәм саннар өчен пешкән кишер кулланырга мөмкин. Фантазиягезне эшкә җигеп ясасагыз, салат матур да, тәмле дә булачак. 
Тәмле булсын! 

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев