Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Алма коймагы

Хуҗабикәләр кышкылыкка алмадан күпләп кайнатма һәм компотлар әзерләде. Райондашыбыз Эльвира Хәбибуллина алмадан тәмле коймак та пешерә. Ул рецептын безнең белән дә бүлеште.

Кирәкле ингредиентлар: бер аш кашыгы кефир яки каймак, бер йомырка, ике аш кашыгы шикәр комы, ярты чәй калагы тоз, уртача зурлыктагы бер алма, 250 грамм он, 1/3 чәй калагы чәй содасы, ярты чәй калагы төелгән дарчин (корица), 4 аш кашыгы үсемлек мае.
Әзерләү тәртибе. Тирән савытка кефир салып, аңа йомырка, тоз һәм шикәр комы өстибез дә, яхшылап болгатабыз. Алманы чистартабыз һәм эре угычтан чыгарабыз. Кефирлы катнашмага алма, он, чәй содасы һәм дарчинны салып, болгатабыз. Җылытылган табага бер аш кашыгы үсемлек мае салып, коймак пешерәбез. Табынга бал, каймак яки кура җиләге кайнатмасы белән бирергә була. Тәмле булсын!

Фото - Э.Хәбибуллинаның шәхси архивыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев