Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Техникумда семинар

Семинарны мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Эльвира Әхмәтҗанова ачып җибәрде.

Мөслим политехник техникумында "Бердәм Россия" партиясенең  "Яңа мәктәп" федераль проекты кысаларында "Мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һөнәри белем бирү һәм хезмәт белән тәэмин итү үзенчәлекләре" исемле семинар узды. 

Семинарны мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Эльвира Әхмәтҗанова ачып җибәрде. Профессор, Татарстанның атказанган укытучысы Дания Әхмәтова мөмкинлекләре чикле булган укучыларның хокуклары, укыту программасы, белем алу шартлары турында таныштырды. Психологик-педагогик һәм медик-социаль ярдәм үзәге җитәкчесе Наталья Ермолаева инвалид балалар сәламәтлегенә кагылышлы сорауларга җавап бирде. Мәгариф һәм фән министрлыгының Һөнәри программаларны тормышка ашыру һәм өстәмә белем бирүне методик тәэмин итү бүлеге мөдире Эльмира Демина инклюзив белем бирү буенча методик ярдәм күрсәтте. Түбән Табын интернат мәктәбе педаг-психологы Г. Гыйльфанова нейрографика буенча мастер-класс үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев