Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Хезмәткә өйрәнеп үсәләр

Сәламәтлекләрендә үзенчәлекләр булган балалар аерым кайгыртуга һәм игътибарга мохтаҗ. 50 елдан артык Түбән Табын интернат-мәктәбендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга дәүләт тарафыннан гарантияләнгән белем һәм тәрбия бирелә.

Мәктәп тарихы 1971 елга барып тоташа. Шушы елны мәгариф бүлеге Тойгелде авылында психик, физик һәм акыл үсешендә тайпылышлар булган балалар өчен мәктәп ачу турында карар кабул итә. Алга таба ул коррекция интернат-мәктәбе статусын ала. 2011 елдан укулар вакытлыча Ташлыяр мәктәбе бинасында алып барыла. 2016 елда Түбән Табын авылында урнашкан бинага капиталь ремонт үткәрелә һәм мәктәп шунда күчә. Заманча җиһазландырылган бүлмәләрдә белем алырга да, рухи һәм физик сәламәтлекне ныгытырга да барлык мөмкинлекләр тудырыла.
Түбән Табын сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбендә Мөслимнән һәм якын-тирә районнардан 76 бала укый. Аларга 20 укытучы, 10 тәрбияче, 1 педагог-психолог белем һәм тәрбия бирә. Мәктәпкә балалар ата-аналар яки законлы вәкилләр ризалыгы буенча ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының үзәк психологикмедик-педагогик комиссия бәяләмәсе нигезендә кабул ителә. Мәктәп директоры Илшат Хәбибуллин һәр баланы аталарча кайгырта, дисәк тә ялгышмабыз. Тәүлек әйләнәсе һәрберсенең иминлеге, рухи һәм физик сәламәтлеге өчен җавап бирергә кирәк бит. Зур коллектив белән идарә итү өчен зирәк, тирән белемле булу, сабыр һәм компетентлы белгеч булу шарт. “Илшат Рафис улы – шундыйлардан”, – диләр коллективта.
Биредә өйдәге кебек матур һәм рәхәт тирәлек булдырылган. Укучылар мәктәптә атнага биш көн белем ала, шимбә-якшәмбе көннәрендә әтиәнисе янында була. Мөслим-Түбән Табын-Михайловка авыллары арасында балаларны үзләренең автобусы йөртә. Иртәнге якта дәресләр үткәрелсә, көннең икенче яртысында балалар белән тәрбиячеләр шөгыльләнә. Укучылар көнгә биш тапкыр туклана. Мәктәптә махсус медицина кабинеты эшли. Галотерапия өчен тоз бүлмәсенә кадәр бар. Анда тәрбияче-укытучылар күзәтүе астында график нигезендә балалар сәламәтлекләрен ныгыта.
Педагог-психолог Гөлназ Гыйльфанова балаларга һәм әти-әниләргә психологик ярдәм күрсәтү бүлмәсен җиһазлаган. Бу бүлмә укучыларның яраткан урыны икән. Гөлназ апалары тәкъдим иткән кебек кызыклы биремнәрне тагын кайда эшләтәләр әле! Хезмәт тәрбиясе бирү – мәктәпнең төп юнәлешләреннән берсе. Укучылар биредә тормыш итү өчен кирәкле белем һәм күнекмәләр ала. Бу максатта ун заманча укыту кабинеты җиһазлаганнар. Төрле милләт балалары белем алучы мәктәп коридорларына Г.Тукайның әкият геройлары, элекке татар өен чагылдырган нәни музей урнаштырылган.
Кызлар дәресләрдә кул эшләренә, ашарга пешерү серләренә өйрәнә. Заманча тегү машиналарында үзләренә кием-салым, йорт өчен кирәкле әйберләр тегәләр. Илсөя Шәйгарданова кызларны махсус программалар белән эшләүче чигү машинасында да эшләргә өйрәтә. Аны мәктәпкә бүләк итеп биргәннәр.
Зур кәтүкләрдәге чигү җепләре бик кыйммәт, аларны махсус кибетләрдән алып кайталар.
Егетләр остаханәдә күбрәк агач материал белән эшли. Тормышта кирәкле кечкенә агач эшләнмәләр ясарга өйрәнәләр. Аларны әтиәниләренә бүләк итәләр. Мастер-класска әтиләрне дә чакыралар. Гомумән, хезмәткә өйрәтү мәктәптә башкарылучы һәр эштә чагылыш таба. Адаптацияләнгән төп гомуми белем бирү программаларын үзләштергән 9 сыйныф укучылары профильле хезмәт (егетләр өчен – агач эшкәртү, кызлар өчен – тегү) һәм чәчәк үстерү, авыл хуҗалыгы профильләре буенча имтихан тота.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен махсус фән бәйгеләре үткәрелә. Быел ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәргән “Белем марафоны” олимпиадасында ике укучы математика һәм татар теле буенча призлы урыннар алган.
Бөтенроссия махсус предмет олимпиадасында география фәненнән уңышлары бар.
Уен зоналарында өстәл хоккее, өстәл теннисы уйнарга, коры бассейнда ял итәргә, конструкторлар җыярга, газета-журналлар укырга була. Китап укыйм дигән балалар өчен китапханә янәшәсендә генә йомшак диваннар да куелган. Аэрохоккейны (аны бу уку елында район җитәкчелеге бүләк иткән) аеруча яраталар.
Спорт залында дәресләрдән тыш төрле ярышлар үтә, түгәрәкләр эшли. Мәктәпнең боз мәйданчыгы буш тормый.

– Кыш көне укучылар ачык һавада уйнарга, тимераякта, чаңгыда шуарга ярата, – диләр тәрбичеләр.
Быел тимераякларны саклау, киенү өчен җылытылган махсус вагон кайтартканнар.
Мәктәпнең иркен, якты тамаша залы да бар. Күмәк чаралар шунда үтә. Укучылар театрны аеруча үз итә. Балаларның сөйләм телен, сәхнә осталыгын үстерү өчен биш ел элек “Шаян маҗара” исемле инклюзив театр студиясе ачканнар. Аны тәрбияче Илмира Гәрәева җитәкли. Быелгы уку елыннан аерым төркем укучылар татар телендә бәйрәм чаралары, спектакльләр кую белән мәшгуль.
Җитәкчеләре Илсөя Шәйгарданова татар телендә иркен аралашырга өйрәтүдә әлеге алымны уңышлы дип тапкан.
Быелгы уку елыннан тәрбия эшендә тагын бер яңа алым кулланалар: мәктәпнең үз телевидениесе эшли башлаган. Оештыру эшләрен тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлназ Әхмәтова башлап җибәргән. Хәзерге вакытта бу эшкә тәрбияче Гөлнар Миңнеханова алынган. Төшерү-монтажлау эшләрен бик яратып башкара укучылар.
Быелгы уку елыннан мәктәптән чыкмыйча гына өстәмә белем дә алырга була. Резеда Бохарова балаларга модельләштерү буенча белем бирә. Бәйгеләрдә дә катнаша башлаганнар.

“Алтын булачак бер шәкертне туфрак итеп җирдә калдырган укытучы да бар һәм туфрак булачак бер баланы алтын итә белгән укытучы да бар”, – дигән Р.Фәхреддин. Һәр баланы кочып, үз канаты астында йөртә биредә эшләүче мөгаллимә-тәрбиячеләр. Үз холык-фигыле, үз кәефе, сәламәтлек үзенчәлекләре булган һәр баланы игътибарга алып эш оештыра белүче игелекле кешеләр хезмәт куя биредә.

– Бу мәктәптә эшләүнең авырлыгын биредә хезмәт куючылар гына аңлый, бәяли аладыр. Укытучы, сыйныф җитәкчесе – атна буе шунда торып белем алган балалар өчен кайгыртучан әни дә, сердәш тә. Безнең мәктәптә эшләр өчен искиткеч сабырлык, төрле фәннәрне укытырлык тирән белем, бала күңелен аңлардай олы йөрәкле булу кирәк, – ди уку-укыту эшләре бөенча директор урынбасары Дамира Гыйләҗева.
Мондый коллектив һәм мөмкинлекләр булганда, Түбән Табын мәктәбендә белем һәм тәрбия алган балалар, һичшиксез, җәмгыятебездә үз урынын табар, игелекле кешеләр булып үсәр, дигән ышаныч бар.

Гөлназ Җәләева

Гөлнар Миңнеханова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев