Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ватанпәрвәрләр тәрбиялибез

Быелгы уку елы мәктәпләргә яңалык алып килде.

1 сентябрьдән атна саен дүшәмбе көнне иртәнге линейкада гимн уйный. Гимн астында тантаналы төстә Россия, Татарстан һәм Мөслим районы флаглары күтәрелә һәм шимбә көнне төшерелә. Бу Россия мәгариф министрлыгы имзалаган “Россия Федерациясенең дәүләт символларын куллану турында” хаты нигезендә үткәрелә. Флаг күтәрү мәктәпләрдә генә түгел, балаларның ял һәм сәламәтләндерү оешмаларында да гамәлгә керде.

Мөслим лицеенда яшь армиячеләр формасын кигән өлкән класс укучылары, хәрбиләрчә төз басып, байракларны алып керде. Махсус флагштокларга беркетеп, гимн астында флагларны күтәрделәр. Байрак күтәрү мөмкинлеге җәмәгать эшләрендә актив катнашучы, яхшы укучы, үзен үрнәк күрсәтүчеләргә генә бирелә. Киләсе атнада бу вазыйфа башка укучыларга йөкләнәчәк.

Без кечкенә чакта да шулай иде. Иртәнге линейка вакытында, дулкынланып, горурланып һәм сөенеп, флаг күтәрү процедурасын башкара идек. Менә ул – йолдыз сәгате!

– Быелгы уку елының иң мөһим яңалыгы – дәүләт флагларын күтәрү, дәүләт гимннарын тыңлау. Бу чара бертөркем укучылар өчен – урамда, калганнар өчен мәктәп эчендә оештырыла. Бу гамәл балаларны патриотик рухта тәрбияләргә ярдәм итә, ватанпәрвәрлек хисләрен уята, илебезнең чын гражданнары булып үсәргә булыша, – ди лицей директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Ләйсән Яхина.

Моннан тыш һәр дүшәмбе, Россия мәгариф министрлыгы проектын тормышка ашыру йөзеннән, “Иң мөһим мәсьәләләр турында сөйләшүләр” исемле класс сәгатьләре уза. Класс сәгатьләре 1-11 сыйныфлар өчен үткәрелә. Темаларны слайдлар, презентацияләр, видеоязмалар белән бергә Россия мәгариф министрлыгы тәкъдим итә.

– Безнең өчен класс сәгате үткәрү яңалык булмады. Моңа кадәр дә “Әдәплелек дәресләре”, “Тормыш дәресләре”, “Әхлак дәресләре”, “Рушат дәресләре” үткәрелә иде. Министрлык тәкъдим иткән темалар белән без үткәргән дәресләр аваздаш. Укучылар өчен мондый дәресләр кирәк һәм файдалы, – ди Ләйсән Яхина.

– “Иң мөһим мәсьәләләр турында сөйләшүләр”не класс җитәкчебез Эльвира Ситдыйкова үткәрә. Сыйныф сәгатьләре бик кызыклы уза. Мөһим темаларга видеоязмалар карап, үз фикеребезне әйтеп, классташларның һәм укытучының фикерләрен ишетеп, файдалы мәгълүмат туплыйбыз, – ди Мөслим лицее укучысы Мәдинә Морзаханова.

– Мәгариф идарәсе тәкъдиме белән “Марш сәгатьләре” дә оештырыла. 1-11 класслар өчен атнага бер тапкыр практик дәресләр үткәрелә. Укучылар дәрестән соң стройда йөрергә өйрәнә. 5-6 дәрес дәвамында утырып укыган, өйгә кайткач та планшет һәм кәрәзле телефоннардан аерыла алмаган балаларга физик күнегүләр җитми. Соңгы елларда хәрби әзерлек дәресләренең дә саны кыскарды. Матур, төз гәүдәле булырга, аякларны күтәреп атларга, гомумән, үзеңне карап йөртергә өйрәтүче дәресләр бу.

Һәр яңалык берникадәр вакыт элек гамәлгә кереп, акрынлап онытылган эшләргә нигезләнә. Быелгы яңалыкларның барысы да безнең чор кешеләренә мәктәп елларыннан ук таныш. Хәзерге чор укучылары да, яңалыкларны дөрес кабул итеп, үзләренә файдалы һәм кирәкле мәгълүмат алып үссеннәр, Ватаныбызның ныклы, ышанычлы киләчәген тәшкил итсеннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев