Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Үсеш ноктасы” үзәге ачылды

Тат. Бүләр мәктәбендә “Үсеш ноктасы” үзәге ачылды.

20 сентябрь көнне Тат. Бүләр мәктәбендә “Үсеш ноктасы” үзәге ачылды.
Федераль программа кысаларында Мөслим урта мәктәбе, Мөслим лицее, Мөслим гимназиясе, Күбәк һәм Михайловка мәктәпләрендә махсус кабинетлар эшли башлады. Мәгариф үзәкләре “Цифрлы-гуманитар, табигый фәннәр, технология юнәлешендә үз эшчәнлекләрен алып бара.

Тат. Бүләр мәктәбендә мәгариф үзәге химия-биология, физика өлкәсен колачлый. “Мәгариф” милли проектының “Заманча мәктәп” федераль проекты кысаларында проекторлар, ноутбуклар кайтарылган. 1,1 млн. сумга мәктәптә өч кабинетны ремонтлаганнар.

“Үсеш ноктасы” үзәкләренең максаты - гомуми белем бирүнең сыйфатын күтәрү өчен шартлар формалаштыру. Үзәкнең эшчәнлеге сыйныф бүлмәләрен яңарту, заманча җиһазлар алу белән генә чикләнми. Педагоглар үз квалификацияләрен күтәрү максатыннан белем офыкларын да киңәйтәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев