Укытучылар республикакүләм  конференциядә катнаштылар
Мәгариф

Укытучылар республикакүләм конференциядә катнаштылар

Казан шəһəрендә узган республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә укытучыларыбыз катнашты.

 Казан шəһəре Совет районының «181 нче күп профильле мəктəп гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе" базасында академик Мирфатыйх Зәки улы Зәкиев исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды.

- Әлеге конференциянең “Белем бирү процессын педагогик проектлау” секциясендә Мөслим лицееның татар теле, әдәбияты укытучылары Алсу Латыйпова һәм Эльвира Ситдыйкова призёр, инглиз теле укытучысы Алсу Гәрәева лауреат булдылар, - дип хәбәр итәләр мәгариф идарәсеннән.

Фото - мәгариф идарәсе архивыннан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев