ТР мәгариф һәм фән министрлыгының дипломына лаек булды
Олимпиада чаралары кысаларында ел саен Идел буе мәктәп укучыларының экологик конференциясе үткәрелә.
Мөслим гимназиясенең 9 сыйныф укучысы Адилә Ханнанова конференциягә үзенең фәнни-тикшеренү эшен тәкъдим итте. Тикшеренү фәнен тирәнтен белгәне өчен Адилә ТР мәгариф һәм фән министрлыгының дипломына лаек булды. Җитәкчесе – биология укытучысы Ләйсән Бариева.
Фото - Л.Бариеваның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев