Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тату сыйныф сере нәрсәдә?

Мөслим гимназиясенең 6б сыйныфы “Тату сыйныф серләре” республика конкурсында икенче урын алды.

Быел “Тату сыйныф серләре” конкурсының финалы Кукмара районында узды. Анда республикабызның иң тату сыйныфлары җыелды. Финалда Лаеш, Кукмара, Алексеевск, Актаныш, Арча, Мөслим, Тәтеш, Әгерҗе, Әлмәт, Бөгелмә районнарыннан һәм Яр Чаллы, Казан, Чистай шәһәрләреннән командалар катнашты.
Бәйгедә ата-аналар комитеты “Безнең күңелле тату сыйныф” исемле визит карточкасын тәкъдим итте, “Халык мәдәнияте һәм традицияләре” проектын яклады, “Педагог һәм остаз – укырга һәм өйрәтергә” исемле иҗади номер күрсәтте.
– Безнең команда барлык биремнәрдә дә бердәмлеген, артистлык сәләтен күрсәтте һәм тату сыйныф серен ачты. Сер бик гади – уртак эшләр, ата-аналар белән чаралар үткәрү, сыйныф традицияләре булу. Без республика конкурсында 13 команда арасында иң яхшыларның берсе булдык һәм икенче урын алдык. Безгә свитшотлар бүләк иттеләр, ә укучыларга Анапа шәһәрендәге лагерьга юллама бирелде. Сөенечебезгә чикләр юк. Укытучы, укучылар һәм ата-аналар бергә эшләгәндә генә шундый яхшы нәтиҗәләргә һәм җиңүгә ирешеп була. Конкурс барышында безнең җанатарларыбыз барлыкка килде. Гел белмәгән-күрмәгән, башка район кешеләре безнең уңышларга куанып, җиңүебезне теләделәр, – ди 6Б сыйныфы җитәкчесе Чулпан Хәйруллина.
Бәйге турында ишеткәч, әти-әниләр дә, укучылар да конкурста катнашырга теләк белдерәләр. Конкурска сыйныф узган елның декабрендә үк әзерләнә башлаган.
– Конкурс башта район күләмендә үтте. Бәйгенең беренче турында җиңү яулау тагын да зуррак биеклекләр алырга омтылыш бирде. Зона туры Минзәләдә узды. Анда да җиңдек һәм Яр Чаллыга ярымфиналга юл тоттык. Ярымфиналда иҗади бирем үтәдек. Интернет-проектны яклауда безгә тиңнәр булмады. Гимназиядә тормышка ашырылучы “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты 13 юнәлешне үз эченә ала. Чыгышыбызны жюри җылы кабул итте һәм без тагын җиңүгә ирештек. Көн саен кич репетицияләргә йөрдек. Әти-әниләр эш графигын да көйләде, каникул, ял дип тормадылар. Мәктәптә дә, политехника техникумында да, район мәдәният йортында да репетицияләр үткәрдек. Әти-әниләр дә бергә тупланды. Балалар беренче сыйныфтан ук бергә укый, әмма бу бәйге безне тагын да дуслаштырды, берләштерде, – ди Гөлшат Мөхәмәтҗанова.
6б сыйныфы репетицияләрдән тыш матур итеп ял да итә белә. Бергәләшеп тау шуарга, чаңгыда йөрергә чыкканнар, әтиләр көнен зурлап билгеләп үткәннәр. 
– Бәйге башыннан ук: “Без беренче булабыз! Җиңәбез! Балаларны Анапага җибәрәбез,” – дип әзерләндек. Башка уй башка да килмәде. Укучыларыма да: “Анапага барасыгыз килсә, җиңәргә кирәк”, – дидем. Шәһәр мәктәпләре янында сынатырга ярамый дип әзерләндек. Җиңү теләге безне бер дулкында тотты. Сәхнәдә чыгыш ясау өчен балаларны киендерергә, әзерләргә дә кирәк бит. Әти-әниләрнең һәр баланы үзләренекедәй күреп ярдәм итүләре өчен рәхмәт! Парлап катнашучы гаиләләр дә булды. Бер укучымның әнисе бәйгегә дүрт айлык баласы белән килде. Конкурс төгәлләнгәндә сабыйга тугыз ай иде, бәләкәч безнең белән үсте, – ди Чулпан Хәйруллина.
Бәйге укучыларны бер йодрык итеп туплады.
– Чулпан Хәйруллина җитәкләгән сыйныфтан дуслык, татулык бөркелә. Мин аларның җиңеп кайтасына ихластан ышандым. Күзгә яшьләр китерерлек иҗади номерлары, матур чыгышлары аша алар бердәм, бербөтен булуларын күрсәтте. Ихлас аралашу, үзара ярдәмләшү, аңлашып эшләү генә җиңү китерә. Сыйныфның алга таба да бердәм булуын телим, – диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина.
Ата-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләрне дәвам итеп, районыбызның иң тату сыйныфы әти-әниләре табигатьтә ифтар ашы да уздырды.
Лилия Шәймиева

фотолар – Ч.Хәйруллинаның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев