Татар телчеләре семинар-практикумга җыелды
Мәгариф

Татар телчеләре семинар-практикумга җыелды

Г.Тукай исемендәге мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары узды.

Укытучылар һәм остазлар елы кысаларында ​ Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе базасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Туган тел һәм әдәбият укытучысының фәнни эшчәнлеген оештыру" темасына семинар-практикум узды. Семинарда Казан федераль университетының ​ Алабуга педагогия институты доценты, филология фәннәре кандидаты​ Габидуллина​ Фәридә​ Имаметдин​ кызы катнашты.

Фото - Г.Тукай исемендәге мәктәп архивыннан
 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев