TATAR HACK конкурсы йомгаклары
Мәгариф

TATAR HACK конкурсы йомгаклары

Гимназиясе базасында TATAR HACK республика конкурсының чираттагы этабы узды.

Кичә Мөслим гимназиясе базасында цифрлаштыру елы кысаларында TATAR HACK цифрлы проектлар эшләү буенча республика конкурсының чираттагы этабы узды.
Чарада районыбызның төрле мәктәпләреннән барлыгы 10 команда катнашты. Укучылар IT технологияләр ярдәмендә мәгариф, туризм һәм спорт өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү буенча проектлар уйлап таптылар. Иң яхшы проектлар исемлегенә Мөслим гимназиясе, Мөслим лицее һәм Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укучылары командалары керде. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев