«Сетевая компания» АҖ Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең энергосыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү чараларын дәвам итә
«Кичә укучылар Мөслим районы электр станциясендә булдылар
Экскурсия балаларның электр энергетикасы белән кызыксынуын арттыруга юнәлдерелгән иде. Компания укучыларга үзләрен электростанция хезмәткәрләре итеп тоярга мөмкинлек бирде. Экскурсия куркынычсызлык техникасы һәм объектта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча инструктаждан башланды. Предприятие хезмәткәрләре төп җайланмаларның эш принциплары һәм эшче һөнәрләре турында сөйләделәр. Балаларга техник җиһазларны, экипировканы һәм кирәк-яракларны күрсәттеләр", - дип хәбәр итәләр Мөслим урта мәктәбеннән.
Фотолар - Мөслим урта мәктәбеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев