Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Семинар-киңәшмә узды

Рус Шуган мәктәбендә педагог- оештыручыларның чираттагы семинар-киңәшмәсе узды.

Рус Шуган төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Башлангыч класс укучыларына рухи-әхлакый тәрбия бирү» темасына район мәктәпләре педагог- оештыручылары семинар-киңәшмәсе узды. Педагоглар мәктәпнең туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Анда укучы-экскурсоводлар кунакларны авыл, мәктәп тарихы, уникаль экспонатлар белән таныштырдылар. Россия халыкларының рухи һәм мәдәни культурасы елына багышланган "Рухи мирас" чарасы җырлар, әкиятләр, такмаклар тарихы белән бәйләнеп барды. Кунакларны "Звездочки", "Росинки", "Аккорд” мәктәп ансамбльләре сәламләде. «Дуслык» иҗат коллективы «Шалкан» спектаклен күрсәтте. Мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты Айзирә Сабирова педагог-оештыручылар белән мастер-класс үткәрде. Алар папье-машедан ясалган чыршы уенчыкларын буяп, Яңа ел чыршысына элделәр.

Фото - мәктәптән тыш эшләр үзәге архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев