Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сәламәтлек көне

10 декабрь көнне Баланлы мәктәбендә Сәламәтлек көне үткәрелде. Бу көнне укучылар яшь критерийлары буенча ГТО нормативлары тапшырдылар.


- Ачылу тантанасына район мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Расил Фәттахов килде. Барлык мәгълүматны беркетмәгә теркәү өчен, һәр этапта укытучылардан торган судья командасы эшләде.
Малайлар һәм кызлар сынауларны уңышлы уздылар. Нормативны үтәүдә И.Гайнетдинов, А.Кашифразова, Р.Хәсәнова, Г.Хәсәнов, М.Кәримов, Ю.Халитов, Д.Галаева, И.Гайсина, Я.Хәсәнова югары күрсәткечләр бирде. Укучыларның сәләтләрен күрсәтергә, күнегүләр ясарга һәм нәтиҗәләрен яхшыртырга теләкләре көчле иде. Булачак чыгарылыш укучылары өчен ГТО нормаларын уңышлы тапшыру икеләтә мөһим: ул физик әзерлек дәрәҗәсе күрсәткече генә түгел, югары уку йортына кергәндә өстәмә баллар да алу мөмкинлеге бирә. Физик активлык, сәламәт яшәү рәвеше теләсә нинди яшьтә мөһим! - дип хәбәр итә Чулпан Галләмова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев