Сабантуйга зур уңышлар белән
Лицей укучылары һәм укытучылары бәйрәмгә зур уңышлар белән килделәр.
- Сабантуй-2023 бәйрәме безнең лицей өчен зур уңышларга ирешкән көн буларак истә калыр.
Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлиуллина Луиза Исмәгыйль кызы "Татарстан Республикасының атказанган укытучысы" исеменә лаек булды.
9б сыйныфы укучысы Шакирова Алинә - "Ел укучысы" исемен яулады.
9б сыйныфы укучысы Морзаханова Мәдинә - "Мөслим кызы" , 9б сыйныфы укучысы Нуруллин Рәзил - "Мөслим егете" титулына ия булды.
Бәйрәмдә бик күп уку алдынгылары, республика фән олимпиадасы җиңүчеләре, спортта зур җиңүләргә ирешкән укучыларыбыз бүләкләнде.
Котлыйбыз, киләчәктә дә зур җиңүләр һәм уңышлар теләп калабыз, дип хәбәр итәләр Мөслим лицееннан.
Фотолар - Мөслим лицее архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев