Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәктәпләрдә репетицияләр гөрли

Бәйрәм, һәрбер чара җирлегебездә үз югарылыгында үтә. Тантаналы чараларны әзерләүчеләрнең үзләренә йөкләнгән эшне янып-көеп, ахырынача җаваплылык тоеп башкару нәтиҗәсе бу.

Белем бәйрәме кеше тормышындагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе, һәм ул аны гомере буе матур хәтирә булып озата бара. Ел да шушы вакытта мәктәпләрдә репетицияләр гөрли. Беренче сыйныфка баручы нәниләр бәйрәмгә матур шигырьләрен ятлый, җырлар өйрәнә. Мөслим лицее һәм гимназиягә беренче сыйныфка баручыларның репетицияләрен без дә тамаша кылдык.

Бәйрәм уңаеннан сценарийлар һәр мәктәптә үзгә итеп әзерләнә. Вакытның сизелми дә үтеп китүен җәйне алыштырып килүче салкынча көзге көннәр дә дәлилли кебек. Булачак укучыларның йөзләрендә елмаю балкый, аларга һәр ел фасылы кызыклы.

Җәй буе ныгып, яңа көчләр туплаганнан соң мәктәпкә киләчәк егет-кызларга уңышлар гына елмайсын! Иң матур, иң күңелле бәйрәм кешене мәктәп юлы аша зур тормышка әзерли.

Лилия Шәймиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев