Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Республика олимпиадаларына йомгак ясалды

Казан шәһәрендә республика олимпиадаларына йомгак ясалды, җиңүчеләр бүләкләнде.

Казан шәһәренең «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә республика олимпиадаларының йомгаклау этабы ​ җиңүчеләрен, россиякүләм предмет ​ олимпиадалары призерларын һәм җиңүчеләрен, аларны әзерләүче педагогларны һәм остазларны бүләкләү тантанасы узды. 2023 елда җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча Татарстан лидер-төбәкләр өчлегенә керде. Әлеге чарага Мөслим районыннан Мөслим лицееның 9 нчы сыйныф укучысы  Алинә Шакирова, Татарстан тарихы, рус әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчесе һәм аны әзерләгән укытучылар Светлана Арефьева, Чулпан Әхмәтшина, Мөхәммәтова Рания, Мөслим лицееның 6 нчы сыйныф укучысы, татар теле ​ олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчесе һәм аны әзерләгән укытучы Алсу Латыйпова, Нуретдинова Зәринә, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы, татар әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүче һәм аны әзерләгән укытучы Гөлчәчәк  Даутова чакырылды. Аларга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Мөслим лицее коллективы 2022-2023 уку елында мәктәп укучыларының республика олимпиадаларының йомгаклау этабында актив катнашканы һәм яхшы күрсәткечләре өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Фотолар - мәгариф идарәсе архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев