Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Республика күләмендә җиңү

«Бозда һәм сулыкларда сак бул!» бәйгесенең муниципаль этабында җиңү яулаган эшләр республика этабына тәкъдим ителде.

Метрәй башлангыч мәктәбенең 1-4 нче сыйныф укучылары әзерләгән "Вас ждут дома" видеоролигы һәм балалар бакчасының мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме белән ясалган "Сезне өйдә көтәләр" мультфильмы "Бозда һәм сулыкларда сак бул!" бәйгесенең муниципаль этабында җиңү яулап, республика этабына җибәрелгән иде.

Видеоролик та, мультфильм да республика күләмендә җиңү яулады һәм балаларыбыз 123 нче Мөслим янгын сүндерү бүлегенә бүләкләү тантанасына чакырылдылар. Балалар янгын сүндерү техникасы, аның эшләү тәртибе, янгын сүндерүчеләрнең киемнәре һәм җиһазлары белән таныштылар. Гадәттән тыш эшләр бүлеге хезмәткәрләренә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр", - дип хәбәр иттеләр безгә Метрәй башлангыч мәктәбеннән.

Фото -Метрәй башлангыч мәктәбе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев