Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Рекордлар китабына керим дисәң...

Укучыларның тәнкыйди фикерләвен, креативлыгын үстерү, функциональ грамоталылыгын арттыру – бүгенге чор, ФГОС таләбе.

Бу күнекмәләрне формалаштыру уку процессында гына түгел, дәрестән тыш эшчәнлек аша да тормышка ашырыла. Гомумән, бүгенге көн мәгарифе укыту, тәрбиягә аерылмый, алар икесе бербөтен. Төп максат – баланы тормышка әзерләү.

Мөслим гимназиясендә дәрестән тыш эшчәнлек һәр укучының, хәтта укытучыларның мәктәп тормышы тагын да кызыклы, мавыктыргыч һәм файдалы булырлык итеп оештырыла. Мәктәбебезнең уңышлы эшләүче берничә проектына тукталыйк.

Гимназиянең укучылар үзидарәсе эшчәнлеге нәтиҗәлелеге белән аерылып тора. Укучылар үзидарәсендә балаларга тулысынча мөстәкыйльлек бирелә, алар мәктәбебезнең чын патриотлары булулары белән дә аерылып торалар. Берләшмәгә исә барлык укучыларга да үрнәк, инициативалы, кыю укучылар кабул ителә.

Үзидарә эшчәнлегенең төп бурычы – гимназиягә терәк һәм таяныч булырлык шәхесләр үстерү, барлык укучыларга да гимназия кыйммәтләрен сеңдерү, укытучыларга һәрьяклап ярдәм итү, үз мәктәбеңнең патриотлары булу. Балалар эшчәнлекләрен аерым проектларны тормышка ашыру форматында алып бара. Аларның берничәсенә тукталып үтик.

“Эшлекле иртәнге чәй” проекты. Бу проект “Тормыш дәресләре” муниципаль проектының бер өлеше булып тора. Укучылар, районыбызның күренекле шәхесләрен кунакка чакырып, чәй өстәле артында унышка ирешү серләренә төшенәләр.

“Яшь журналистлар берләшмәсе”. Әлеге берләшмәгә йөрүче укучылар журналист һөнәренең серләренә төшенәләр: мәктәп тормышыннан кызыклы репортажлар әзерлиләр, районыбызның хөрмәтле кешеләре белән очрашып, интервьюлар алалар. Гимназиядә нәшер ителүче “Тылсым+” газетасы – берләшмә эшчәнлеге нәтиҗәсе.

“Спорт сөючеләр” берләшмәсе членнары даими рәвештә футбол, баскетбол, волейбол, теннис уйнарга җыелалар, йөзүгә йөриләр, тренажерларда шөгыльләнәләр, төрле спорт чаралары, иртәнге зарядка, күңелле тәнәфесләр оештыралар.

Биергә яратучы укучылар аерым берләшмәне тәшкил итә. Бу эшчәнлек нәтиҗәсендә гимназиядә “Гимназия сылулары” бию коллективы барлыкка килде. “Гимназия сылулары” районкүләм оештырылучы чараларда, конкурсларда бик актив катнаша, мәктәбебезнең бизәге булып тора.

Программистлар берләшмәсе яңа программалар өйрәнү, фотографияләр, видеоларны төрле кушымталар ярдәмендә үзгәртү өстендә эшли. Гимназиядә узучы чараларга аппаратура әзерләү, социаль челтәрләрдә мәктәпнең яңалыкларын яктыртып бару – әлеге берләшмәнең төп вазифасы.

Укучылар шулай ук экология, эшмәкәрлек юнәлешләрендә дә актив эш алып бара. Макулатура, кулланылышта булган батарейкалар, нарат күркәсе, кызыл һәм кара миләш җыю буенча даими рәвештә акцияләр оештырыла. Җыелган акча укучыларның идеяләрен тормышка ашыру өчен кирәкле әйберләрне юнәтү өчен кулланыла .

Үзләрен өлкән итеп тою, мөһим эшләр башкару, гимназиянең идарә эшендә катнашу укучыларга бик ошый, киләчәккә зур перспективалар ача. Эльвина Хафизова, Ранис Тулбаев, Айсылу Авзалова, Эльвина Фәтхуллина, Сабина Идиятуллина, Ислам Мөхсинов, Адэлина Рәхимуллина – төп ярдәмчеләрем, мәктәп тормышына яңача, заманча сулыш өрүчеләр. Өлкән кешегә катлаулы булып тоелган эшләрне дә алар яшьләргә хас җиңеллек, креативлык белән тиз генә башкарып чыга.

Укучылар үзидарәсе сафларында чыныгу алган укучыларыбыз, мәктәп белән генә чикләнмичә, осталыкларын башка өлкәләрдә дә сынап карый, укуларын югары уку йортларында дәвам иткәндә лидер була. Төрле уку йортларыннан гимназия директоры исеменә килгән рәхмәт хатлары – моның ачык дәлиле.

Эш дәверендә, әлбәттә, каршылыклы фикерләр дә ишетергә туры килә. “Җәмәгать эшләре белән артык мавыгу укучыларның күп вакытын ала, укуларына зыян китерә” диючеләр бар. Тәрбия өлкәсендәге күпьеллык тәҗрибәмә таянып, моның ялгыш фикер булуын исбатлый алам. Теләге булган бала һәр эшкә дә җитешә, мәктәптә лидер булган укучы актив позицияле, кыенлыклар алдында югалып калмаучы шәхес булып җитлегә.

Гимназиянең “фишкасы” булган тагын бер проект – “Рекодлар китабы”. “Сәләтсез бала юк, аның сәләтен күреп, үстерергә генә кирәк !” – дип әйтергә яратабыз. Әлеге проект та шуңа юнәлтелгән. Проект баланың уку, спорт, сәнгать өлкәсендә һ.б. үзенчәлекләрен башкаларга тәкъдим итүе, тагын да үсәргә, камилләшергә омтылыш тудыруы белән бик отышлы. “Рекордлар китабы”нда елъязмаңны калдырыйм, башкаларны шаккатырыйм дисәң, рәхим ит: иң озын чәч толымы, турникта иң күп тартылучы, отжиманиене иң күп ясаучы рекордларын яңартырга мөмкин. Узган уку елының иң зур рекорды – 11б сыйныф укучысы Шамил Баяновның, Мөслим тарихында беренче тапкыр биология, химия фәннәреннән БДИда 100әр балл җыеп, “200 балл иясе” исеменә лаек булуы!

Баланың ярты гомере мәктәптә үтә. Бу чор аның күңелендә якты хатирәләр генә калдырсын дисәк, педагогик коллективка, бар осталыгын җыеп, җиң сызганып, тагын да тырышыбрак эшләргә кирәк.

Гөлнара Ямалова, Мөслим гимназиясенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

Фото Г. Ямалованың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев