Регионара  укуларда катнаштылар
Мәгариф

Регионара укуларда катнаштылар

Бөгелмә шәһәрендә узган регионара укуларда Г.Тукай ис. Мөслим урта мәктәбе укучылары чыгыш ясады.

Бөгелмә шәһәренең Һади Атласи исемендәге татар гимназиясендә регионара Һади Атласи укулары үтте. Фәнни-тикшеренү эшләре белән уңышлы чыгыш ясап, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Адилә Галимова (фәнни җитәкчесе - Гөлшан Мәүлиева) - II дәрәҗә, 5 нче сыйныф укучысы Ислам Нуруллин (фәнни җитәкчесе - Гөлназ Гайнетдинова) - III дәрәҗә, 10 нчы сыйныфтан Зөлфия Хафизова (фәнни җитәкчесе - Гөлчәчәк Даутова) III дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр.

Фотолар - Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе архивыннан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев