Райондашыбыз олимпиаданың йомгаклау этабында катнаша
Мөслим гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучысы Илдар Зиннуров район тарихында беренче тапкыр Татарстан Республикасы делегациясе составында Екатеринбург шәһәрендә рус теле буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабында катнаша.
Олимпиада ике турда уза. Оештыручылар алар өчен ТЮЗда спектакль карау, Белинский исемендәге китапханәгә, "Эрмитаж-Урал" үзәгенә, сәнгать музеена экскурсияләр, педагог һәм остаз елына багышланган "Укытучы турында сүз" интерактив чарасын күздә тоткан бай мәдәни программа да әзерләгәннәр.
Фото - Мөслим гимназиясе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев