Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Психологик-педагогик сыйныфлар слетында катнаштылар

Казан шәһәрендә узган психологик-педагогик сыйныфлар слетында Муслим урта мәктәбе укучылары да катнашты.

Бүген Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында Педагог һәм остаз елы кысаларында "Укытучы булу - шәп!" дип исемләнгән l республикакүләм психологик-педагогик сыйныфлар слеты үтте. Слет белем алучыларны педагогик эшчәнлек үзенчәлеген чагылдыра торган кыйммәтләр системасында ориентлаштыру, һөнәри мәнфәгатьләрне һәм үзбилгеләнешен үстерүне оештыру максатыннан үткәрелде.

Анда безнең районнан мөслим мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Эльвира Әхмәтҗанова, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем биру мәктәбенең 10нчы педагогик-психологик сыйныфында белем алучы Зөлфия Хафизова делегат булып катнашты.

Фотолар - мәгариф идарәсе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев