Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Призерлар тантаналы чарада катнашты

Әлмәт дәүләт нефть институты 2022 елның 26 декабреннән 18 мартына кадәр гомуми белем бирү оешмаларының 7-11 сыйныф укучылары өчен төбәкара фән олимпиадасы үткәрде. Олимпиада 6 дисциплина буенча 2 турда (сайлап алу (онлайн) һәм финал) узды.

Укучылар математика, физика, геология, информатика, инглиз теле, тарих фәннәреннән көчләрен сынады. Әлеге олимпиадада 500 гә якын укучы катнашты. Физика, математика һәм тарих буенча финал турында Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашты һәм призлы урыннар алды. 

Җинүче һәм призерлар булган 7 нче сыйныф укучысы Айгөл Светлякова, 8 нче сыйныф укучысы Динә Баһауова, 11 нче сыйныф укучысы Фәрит Шәяхмәтов (физика), 10 нчы сыйныф укучысы Илназ Морзаханов (математика), 10 нчы сыйныф укучысы Альбина Нәсифуллина (тарих) бүген, 22 апрель көнне, тантаналы чарада катнашты. 

Укучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Призерларны әзерләгән укытучылар - Лилия Минниярова, Эльмира Хаҗиева, Йолдыз Әсәдуллина.

Фотолар - Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев