Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Педагог һәм остаз елын ачу тантанасы

Педагог һәм остаз елын ачу тантанасына багышланган видеоконференция элемтәсе форматында чара узды

 КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Педагог һәм остаз елын ачу тантанасы узды. Әлеге чарага мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина һәм Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең педагогик классында сыйныф җитәкчесе булган Гөлназ Деникаева барды.

Видеоконференция элемтәсе форматында әлеге чарада район башлыгы Альберт Хуҗин, мәгариф идарәсе методистлары, мәгариф ветераннары һәм бертөркем алдынгы укытучылар да катнашты.
Альберт Хуҗин укытучыларның балалар тормышында зур роль уйнауларын искәртеп узды. Хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде. Группадашы иҗат иткән балалар тәртияләү турындагы шигырь юлларын укыды.
Форсаттан файдаланып, гомер бәйрәмен билгеләп үтүче Мәгариф идарәсе методисты Лилия Басырованы туган көне белән котлады.

Фото - мәгариф идарәсе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев