Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Өметле башлангыч (+фоторепортаж)

Республикакүләм “Робоквест” ярышлары узды.

Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә робот техникасы берләшмәсе ун елдан артык эшли. Узган ел робот техникасы буенча район ярышлары узды. Мәктәп түгәрәкләрендә шөгыльләнүче укучылар беренче тапкыр шунда ярышып карады. 
– 2022 елны мәктәптән тыш эшләр үзәгенә район җитәкчелеге ярдәме белән робот җыю өчен детальләр кайтты. 2019 елда урта мәктәпләр дә “Үсеш ноктасы” федераль проекты кысаларында шундый җыелмалар белән тәэмин ителде. Узган уку елында робот техникасы берләшмәсенә йөрүче укучыларны ярыштырып та карадык, – ди мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина.
Ярышларда мөслимлеләрдән тыш Азнакай, Арча, Сарман, Лениногорск, Чүпрәле, Актаныш һәм Бөгелмә районнарыннан килгән 16 команда катнашты. Команда 7-14 яшьлек дүрт катнашучыдан тора. Һәр катнашучы бер генә категориядә чыгыш ясый ала. 
Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Аяз Бәдртдинов ярыш шартлары белән таныштырды, командаларга уңышлар теләде. Район тарихында беренче тапкыр оештырылучы ярышларга район башлыгы Альберт Хуҗин да килгән иде. 
– Кайсы гына өлкәне алсак та, эшне компьютерлардан, роботлардан башка күз алдына да китереп булмый. Программист булу өчен төгәл фәннәре яхшы үзләштерергә, логик фикерли белергә, алга карап эшләргә һәм яшәргә кирәк. Конкурста сез бер-берегез белән аралашасыз, дуслашасыз. Киләчәктә дә бу кызыксынуыгызны ташламагыз. Ярышларда уңышлар телим! Көндәшегезне хөрмәт итегез, иң көчлегез җиңүче булсын! – диде район башлыгы. 
Ярышлар төрле номинацияләрдә үтте. “Спринт”, “Лабиринт”, “Тупларны җый”, “Сумо” бик кызыклы, мавыктыргыч барды. Укытучылары балалардан да ныграк борчылды һәм “җан атып” торды. 
– Мин ике команда алып килдем: 1нче санлы мәктәптән һәм гимназиядән. Гимназиядә әле икенче ел гына эшлим, ә 1нче мәктәптә “Робототехника” түгәрәген унбиш ел алып барам. Башта Lego EV3 (Лего ИВ3) белән эшләдек, соңрак VEX IQ (ВИКс АйКью) кайтты. Бәйгегә җиңәргә дип килдек, – диде Актаныш районы командасы җитәкчесе Филарис Ямалов. 
– Мин гимназия базасында икенче ел шөгыльләнәм. Танк тибындагы роботлар ошый. “Лабиринт” номинациясендә катнаштым. Вакытка сыештым, – ди Сарманнан килгән Алмаз.
Мөслимнән Айзат робот техникасы берләшмәсенә беренче елын гына йөри икән. Шуңа да карамастан ярышларда катнашу хокукына ия булган. Җитәкчесе Аяз Бәдртдиновка ул программалар төзергә өйрәткәне өчен рәхмәтле.
Ярышларда Мөслим лицееның “Вектор” командасы (җитәкчесе – Ленар Галимов) өченче урынны алды. Икенче урынга Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбе командасы (җитәкчесе – Марсель Гәләветдинов) чыкты. Беренче урынга мәктәптән тыш эшләр үзәгенең “Офык” командасы (җитәкчесе – Аяз Бәдртдинов, Лилия Бәдртдинова) лаек булды. Өстәмә белем бирү педагогларының һәм укучыларның аңлашып, килешеп эшләвенең нәтиҗәсе бу.
Призлы урыннарга чыккан командаларга республика мәктәптән тыш эшләр үзәгенең дипломнары, медальләр, истәлек бүләкләре, ярышта катнашкан һәр балага Мөслим мәктәптән тыш эшләр үзәгендә ясалган сувенирлар бирелде. Беренче ярышның нәтиҗәләре мөслимлеләр өчен бик яхшы булды. Киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешергә язсын!
Наилә Сәлахова

Фотолар – Наилә Сәлахова һәм Мәктәптән тыш эшләр үзәге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев