Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Олимпиада – көзге ул

Мөслим лицее республика олимпиадаларында 25 югары нәтиҗә күрсәтте.

Сәләтле укучылар белән эшләүнең бер юнәлеше – олимпиада. Безнең илебездә ул зур бер хәрәкәт рәвешен алган һәм баланың табигать биргән сәләтен үстерүнең күп еллар дәвамында сыналган, уңышлы дип табылган ысулы санала.
Олимпиада – мөгаллимнәрнең сәләтле балалар белән сыйныфтан тыш эшләү, белем бирү дәрәҗәсенең, мәктәпләрдә моның өчен тудырылган шартларның күрсәткече дә.
Бәйгенең муниципаль, республика һәм россиякүләм җиңүчеләрен әзерләү шарты – укытучыларның һөнәри компетенциясендә бәяләнә торган критерийларның берсе. Димәк, олимпиада нәтиҗәләрен мөгаллим эшчәнлегенең көзгедәге чагылышы дип карарга була.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина олимпиада хәрәкәтен мәгариф өлкәсендә бик мөһим юнәлеш дип саный.

– Олимпиадага әзерләнү, анда катнашу баланың һәм укытучының эшчәлеген көчәйтә, ныгыта, өстәмә шөгыльләнергә этәрә. Нәтиҗәләр елдан-ел куандыра. Узган ел республикада 44 нәтиҗәле урын булса, быел алар – 58. Шуларның дүртесе – җиңүчеләр, – ди ул.

– Бездә олимпиада хәрәкәтенең тулы бер системасы эшләп килә. Уку елының беренче көннәреннән үк барлык фәннәрдән дә бөтенроссия олимпидаларының мәктәп туры оештырыла, – ди мәгариф идарәсе җитәкчесенең урынбасары Эльвира Әхмәтҗанова.
Бөтенроссия олимпиадаларына республика предмет олимпиадалары кушылып китә. Мондый бәйге 7-11 сыйныфлар өчен инглиз теле, математика, химия һәм физика буенча үткәрелә һәм “Олимпка юл” (“Путь к Олимпу”) дип атала. Милли телләрдә белем бирүче мәктәпләрдәге рус теле, рус әдәбияты, татар теле, татар әдәбияты, мари теле һәм әдәбияты, Татарстан тарихы буенча – 4-11 сыйныф, геология буенча 8-11 сыйныф укучыларына республика олимпиадаларында катнашу мөмкинлеге бар. Бәйгеләрнең муниципаль туры ноябрь-декабрь айларында оештырыла. Ике турның нәтиҗәләре махсус сервиста теркәлә. Республика туры гыйнвар-февраль айларына туры килә. Әлеге турда катнашучылар муниципаль турда җиңүчеләрнең республика рейтингы буенча сайлап алына һәм чакыру ала.
Предметларның муниципаль этабы булмаган сыйныфларда укучыларның кызыксынуын, мөгаллимнәрнең активлыгын арттыру максатыннан районыбызда “Уңыш ачкычы” (“Ключ к успеху”) дип аталучы олимпиада да үткәрелә. Ел саен аның предметлары үзгәреп тора. Быел, мәсәлән, муниципаль этапта катнаша алмаган 5-6 сыйныф укучылары өчен тарих һәм җәмгыять белеменнән шундый олимпиада оештырылды.
Мөһим фактор: бу олимпиадаларда катнашкан өчен акча түләнми. Республика олимпиада үзәге оештырган әзерлек курслары өчен әти-әниләргә башта түләргә туры килсә дә, район бюджетыннан ул акча яңадан кайтарыла.

– Барып, бир емнәрнең үзенчәлекләре белән танышып, аларны әзерләүче галимнәрнең киңәшләрен тыңлап кайткан укучылар олимпиадага, курку хисен калдырып, җиңүгә ышаныч белән бара.Галимнәр мәктәп программасында үтелмәгән темалар буенча юнәлеш бирә. Химия фәненнән укучылар практик күнекмәләр алырга лабораториягә бара. Бу да – алар өчен зур тормыш тәҗрибәсе, – ди лицейның химия укытучысы Раушания Хафаева.
Төпле белем алган, кызыксынучан, үсешкә әзер укучылар – фәнни ачышлар ясаячак киләчәк буын белән югары уку йортлары да кызыксына. Галимнәр олимпиада биремнәре әзерләүдә катнаша, уку йортлары төрле тренинглар, үз олимпиадаларын үткәрә. Шул рәвешле абитуриентларга өстәмә баллардан файдалану хокукы бирелә.
Ни генә әйтсәң дә, олимпиада хәрәкәтендә актив катнашучы балалар инициативалы, эзләнүчән, максатчан, белемнәрен тирәнәйтеп, чарлап торырга сәләтле кешеләр булып үсә. Укучының уңышында баласының акыл һәм рухи үсешен кайгыртучы, төпле белем алып, гадел бәйгеләрдә үсү мөмкинлеген күрүче әти-әниләр зур роль уйный. Сәләтле баланы күреп, аңа канат куйган һәм ярдәм иткән укытучыга исә бала да, әти-әни дә рәхмәтле. Һәр җиңү озак еллар системалы тырыш хезмәт бәрабәренә килә.

Районыбызның җиңүче һәм призер булган балалары, аларның әтиәниләре һәм укучыларны әзерләгән укытучылар уңышның бәясен бик яхшы белә. Мөслим лицееның 9 сыйныф укучысы Алина Шакировага быел тиңнәр булмады. Ул районга 2 җиңү, 5 призлы урын китерде. Аның сыйныфташы Мәдинә Морзаханова 4 призлы урын яулады.

– Укытучыларыбызның атнага бер сәгать әдәбият укытып, җиңүче һәм призёр укучылар әзерләве – искиткеч зур хезмәт! – ди мәгариф идарәсе методисты Нурания Шәймәрданова.
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары быел да сынатмады. Чулпан Ситдыйкова – 6, Гөлчәчәк Даутова – 5 призер әзерләде. Мәктәпләр арасында лицей быел да алдынгылыкны бирми: коллектив республика олимпиадаларында 25 югары нәтиҗә күрсәтте.

Гөлназ Җәлилова

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев