Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Нәниләр бакчага бара

Балалар бакчаларында яңа төркемнәр туплау бара.

Балалар бакчасы – бала өчен әти-әни эштә чакта калып тору урыны гына түгел, биредә ул яңа кешеләр белән таныша, дуслар таба, аралашырга өйрәнә, билгеле бер норма һәм кагыйдәләрне үзләштерә. Гомумән, балалар бакчасында нәниләр җәмгыятьнең бер өлеше булырга күнегә.

Баланы бакчага урнаштыру өчен чиратка басарга кирәк. Күп кеше бу эшне бала туу белән башкара. Электрон рәвештә баланы бакчага чиратка бастыруны Россия Федерациясенең Дәүләт хезмәтләре күрсәтү (“Госуслуги РФ”) порталы аша башкарып була. Бу очракта гаризаның статусы үзгәрүен карап тору мөмкинлеге бар. Мәгариф идарәсендә яки күпфункцияле үзәктә дә гариза биреп була. Гариза тутырганда баланың туу турындагы таныклыгын, әтисенең яки әнисенең паспортын, адресны дөрес күрсәтү сорала. Баланың бакчага кабул ителер яше тулганда, мәгариф идарәсе “Балалар бакчасы” программасы аша нәниләрне юллый башлый. Бакча хезмәткәрләре баланың әти-әнисе белән элемтәгә чыга һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе белән килешү төзелә. Моның өчен баланың әтисе яки әнисенең паспорты, баланың туу турында таныклыгы, адрес буенча теркәлү күчермәләре белән бакча мөдиренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бала күпбалалы гаиләдән булса, моны дәлилләүче таныклык күчермәсе дә кирәк. Медицина тикшерүе үтү дә таләп ителә.

Римма Афзалова фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 18 август санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев