Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Күңелең киң булсын!

“Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” хәйрия чарасы җирлегебездә матур традициягә әверелде.

Чара икенче ел рәттән балалар сәнгать мәктәбендә оештырыла. Анда мәктәпкә барырга атлыгып торучы сабыйлар, аларның әти-әниләре, җәйге ялларда укытучыларын сагынырга өлгергән укучылар катнашты.

Яңа тормышка беренче адымнарын атлаучы нәниләргә әлеге чараның төп иганәчеләренең берсе – “Агромастер” җитештерү компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов изге теләкләрен җиткерде.

– Бу чарада тормыш иптәшем Кадрия белән ел саен катнашабыз. Башкаларга ярдәм итү өчен күңел киңлеге, башкаларга ярдәм итү теләге кирәк. Кайберәүләрнең булышырга мөмкинлеге булса да, ярдәм итми, “эшләп ашасын” дигән фикердә яши. Ә кемдер соңгы тиенен дә башкалар белән бүлешергә әзер. Бөтен кешегә дә бертөрле мөмкинлекләр бирелмәгән. Мөмкинлеге булган һәркем мохтаҗларга ярдәм итеп яшәсен иде. Күңел тарлыгы берәүне дә бизәми, – диде Илгиз Исламов.

Беренче сыйныфка укырга керүче 20 балага тантаналы шартларда мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырылды. Мәктәп портфельләрен РФ Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев әзерләгән иде.

– Мәрхәмәтлелек, мохтаҗларга ярдәм кулы сузу кебек сыйфатлар яңа уку елы якынлашканда тагын да ачыграк күренә башлый. Август ае елның-елында “киләчәк буын” билгесе астында уза һәм җирлегебездәге оешма-предприятиеләрне хәйрия эшенә – сабыйларга бүләк ясарга өнди, – диде чараны алып баручы Алеся Латыйпова.

Әйе, райондагы оешма-предприятие коллективлары, эшмәкәрләр, депутатлар, күркәм традицияне хуплап, 150дән артык балага мәктәп кирәк-яракларын алырга булышты. Илгиз Исламов 11 балага 110 мең сумлык адреслы ярдәм күрсәтте. Иганәче ярдәме белән утыз балага 60 мең сумлык сертификатлар тапшырылды.

Лилия Шәймиева фотолары

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 25 август санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев