Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Лагерьлар 1 июньнән эшли башлаячак

Җәйге каникулларда, гадәттәгечә, мәктәп яны һәм хезмәт лагерьлары эшләячәк. Район үзәгендәге өч мәктәптә һәм Күбәк, Михайловка урта мәктәпләрендә 1 июньнән 21 июньгә кадәр мәктәп яны лагерьлары балаларны җыя.

Нарат Асты авылында урнашкан “Урман иле” лагеренда ремонт эшләре бару сәбәпле, балаларга быел анда ял итү мөмкинлеге юк. Тик балаларга башка лагерьлар тәкъдим ителә. Түбән Табын коррекция мәктәбе базасында “Яшьлек” лагере эшләячәк. Анда бөтен балалар да ял итә ала. Лагерьда ике смена эшләячәк, һәр сменада җидешәр көн ял итү мөмкинлеге бар. Беренче смена – 12 июльдә, икенчесе 21 июльдә эшли башлый. Юллама 7363 сум 72 тиен тора, шуның 1104,56 сумын әти-әниләр түли. Техник юнәлештәге лагерьда түгәрәкләрдә шөгыльләнәчәк, мастер-классларда катнашачак, экскурсияләргә барачак.
– Актаныш, Баулы, Казан шәһәрләрендә эшләүче лагерьларга да барырга була. Баулыдагы “Иволга” сәламәтләндерү стационарында 9-29 августта 7-15 яшьлек балалар ял итә ала. 21 көнлек лагерьга балаларны илтү һәм алып кайту – бушлай. Сәламәт туклану юнәлешендәге лагерьда балалар интенсив сәламәтләндерү программасы буенча ял итәчәк, – ди “Офык” мәктәптән тыш эшләр үзәге җитәкчесе Аяз Бәдртдинов.
Актаныштагы “Бүләк” лагере балаларны ике сменада кабул итәчәк. Беренче смена 12 июльдә ачылыр дип көтелә. Патриотик юнәлештәге ял-сәламәтләндерү лагеренда балалар фото-видео төшерү белән шөгыльләнә, интеллектуаль уеннар, талантлар конкурсында осталыкларын сыный ала. 
Казанның “Байтик” сәламәтләндерү лагере 6-23 августта кабул итәчәк. Биредә балалар робототехника, фотомонтаж, пластилинлы мультипликация, архитектура һәм дизайн, цифрлы театр буенча сәләтләрен ачар дип көтелә.
– Авыр тормыш шартларында калган балалар өчен лагерьлар бар. Алабуганың “Солнышко” лагеренда 8-28 майда биш баланы ял иттерү мөмкинлеге бар. Июль аенда Чистай шәһәрендә палаткалы лагерь 8 баланы кабул итәргә әзер. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар Түбән Табындагы “Шифа” лагеренда ял итә алачак. Җиде көнлек лагерь 3 июльдән 50 баланы кабул итә, – ди “Офык” мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Аяз Бәдртдинов.
 

Фото – “Мөслим-информ” архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев