Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Лаеклылар бүләкләнде

Мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен лицейның химия укытучысы Хафаева Раушания Мөхәммәт кызы “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” исеменә лаек булды.

Мәгариф системасы үсешенә керткән зур өлеше, яшь педагогларга һөнәри яктан ярдәм итүдәге шәхси казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен мәгариф идарәсенең белем бирү процессын программа-методик һәм ресурс тәэмин итү буенча методисты Баева Лилия Әхияр кызы; Метрәй башлангыч мәктәбе укытучысы Гыймранова Гөлнара Вәли кызы; Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең һәм лицейның башлангыч сыйныфлар укытучылары Солтанова Фәриха Миндар кызы һәм Шиһапова Раушания Зөфәр кызы; Әмәкәй төп мәктәбенең һәм Мөслим гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучылары Фәррахова Резеда Геннадий кызы һәм Хәйруллина Чулпан Алмаз кызы “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
Олы Чакмак төп мәктәбенең география, биология һәм химия укытучысы Гарипова Гөлия Риф кызы, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Хәсәнова Резеда Гыйздулла кызы, туган тел (татар теле) һәм әдәбияты укытучысы Шәфигуллина Наилә Мәкәрим кызы; Мөслим “Миләшкәй” балалар бакчасы тәрбиячесе Ситдыйкова Гөлнур Наил кызы; Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе педагог-оештыручысы Мәүлиева Гөлшан Факил кызы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев