Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Юл күрсәтүче остаз

Лилия Минниярова – физиканы яратырга өйрәтүче укытучы.

Физика фәне математика кебек үк төгәллек, зур тырышлык, даими шөгыльләнүне таләп итә торган фән. Шуңа да карамастан, укучыларда әлеге фәнгә кызыксыну уята алу – белем бирүче укытучының тырышлыгы, һөнәри осталыгы нәтиҗәсе, дияр идем. Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең физика укытучысы Минниярова Лилия Борис кызы – нәкъ шундыйларның берсе.

Үрәзмәт авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә ул. Әти-әнисе икесе дә математика укытучылары була.

– Физика фәнен сайлавыма Васил Габдуллович этәргеч бирде, - ди Лилия Борисовна, югары уку йортына керергә барган көннәрен искә алып. – Мин документларымны математика факультетына тапшырырга җыенган идем, әмма ул, физика-информатика факультетына тапшыр, син булдырасың дип, миңа шушы юлны күрсәтте.

Казан педагогия институтын тәмамлап кайткан кыз Тат. Бүләр урта мәктәбенә эшкә юллама ала. Биредә үзенең гомерлек тиң ярын да таба кыз. Үзе кебек үк яшь мөгаллим, технология фәнен укытучы Илдар белән бик тиз дуслашып китәләр, тора-бара дуслыклары мәхәббәткә әверелеп, яшьләр гаилә коралар. 

Лилия Борис кызы 2000 елдан бирле физика фәненнән белем бирә. Күп еллар укучыларны олимпиадаларга, фәнни конференцияләргә әзерли. Укучылары районкүләм, республикакүләм олимпиадаларда катнашалар һәм призлы урыннарны яулыйлар.

– Сәләтле балаларны күрү, аларда белем алуга омтылыш уяту, уңышка ирешергә булышу – һәр укытучының бурычы. Фәнни олимпиадалар сәләтле укучыларны ачыклауның үзенчәлекле ысулы булып тора. Физиканы кызыклы һәм серле фән дияр идем. Укучыларга да нәкъ менә шушы серне төшендерергә тырышам, - ди Лилия Минниярова.

 Фото – Л. Минниярованың шәхси архивыннан.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 елның 28 июль санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев