Җитәкчеләр өчен семинар
Мәгариф

Җитәкчеләр өчен семинар

Михайловка урта мәктәбе базасында семинар оештырылды.

Бүген мәктәп директорлары һәм урынбасарлары өчен Михайловка урта мәктәбе базасында семинар оештырылды. Киңәшмәнең темасы: “Федераль дәүләт мәгариф стандартлары”ның яңартылган шартларында укучыларның уку казанышларын бәяләүнең мәктәп системасы” дип аталды. Килгән кунакларга класс сәгатьләре, ачык дәресләр күрсәттеләр. Тәнәфес вакытында хәйрия ярминкәсе оештырылды. Мастер-класслар үткәрелде, түгәрәкләр эшчәнлеге белән таныштырдылар. Семинар азагында “Түгәрәк өстәл” формасында киңәшмәгә нәтиҗә ясалды.

Эльвира Әхмәтҗанова фотолары

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев