Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Искиткеч әйдаман» конкурсының муниципаль этабы узды

27 гыйнвар көнне мәктәптән тыш эшләр үзәгендә отряд вожатыйлары республикакүләм «Искиткеч әйдаман» конкурсының муниципаль этабын узды.

27 гыйнвар көнне мәктәптән тыш эшләр үзәгендә отряд вожатыйлары республикакүләм "Искиткеч әйдаман" конкурсының муниципаль этабы узды. 

Әлеге конкурста районыбызның 14 мәктәбеннән 14 әйдаман катнашты. Алар төрле сорауларга җавап бирделәр, мастер-класслар үткәрделәр, үзләренең талантларын күрсәттеләр. 

Конкурс нәтиҗәләре буенча беренчелекне - Мөслим лицее укучысы Зилә Әгълиева, икенче урынны - Мөслим гимназиясе укучысы Диләрә Минһаҗева һәм өченче урынны Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Сөмбел Ибраһимова яулады. 

Барлык әйдаманнар мәгариф идарәсе исеменнән диплом һәм гимназия бассейнына сертификат белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев