Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Җиңү диктанты

“Җиңү диктанты” акциясендә укучылар белән берлектә өлкәннәр дә халыкара тарихи диктант язды. Диктантның эчтәлеге икенче Бөтендөнья сугышы вакыйгаларына багышланган иде. Акция “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе һәм “Тарихи хәтер” федераль партия проекты кысаларында оештырылды.

Акциянең максаты – Бөек Ватан сугышы тарихын искә төшерү, яшьләргә патриотик тәрбия бирү, мәктәп укучыларында, яшьләрдә илебезнең данлы үткәненә кызыксыну уяту, ата-бабаларыбызның батырлыкларын искә төшерү. “Тарихи диктантта укучылар, укытучылар, әти-әниләр бик теләп катнашты”, – ди мәгариф идарәсе методисты Лариса Арсланова

Гимназия базасында диктант язу ике кабинетта оештырылды. Яшь армиячеләр диктант язарга махсус формадан килгән иде. Алар диктантны аерым бүлмәдә язды. Укытучылар да тарихтан белемнәрен сынады.

Лицейда “Җиңү диктанты” акциясенә укучылар, укытучылар гына түгел, әти-әниләр дә кушылды. Район мәдәният йорты хезмәткәре Эльвира Гәрәева тарихи диктант язуда беренче тапкыр катнашты.

– Мәктәп елларын, тарих фәнен укыган вакытны искә төшерергә туры килде. Кайбер сораулар шактый катлаулы иде. Шулай да, җаваплар дөрес булгандыр, дип уйлыйм. Тарих белән кызыксынып, үзебезнең үткәнебезне белеп яшәргә кирәк, дип саныйм, – диде ул.

Шундый ук чара Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә дә оештырылды.

Диктант язу өчен алдан махсус сайтта теркәлү зарур иде. Диктант нәтиҗәләре белән һәркем шәхси кабинетыннан кереп таныша ала. Диктант язган өчен беркемгә дә билге куелмый. Акциядә катнашып, тарих буенча белемне сынап карау мөмкинлеге бу.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев