Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Инглиз теле укытучылар семинары уздырылды

Каникул вакытында Мөслим гимназиясендә инглиз теле укытучыларның семинары үтте

 Мөслим гимназиясе базасында инглиз теле укытучыларының чираттагы утырышы узды. Семинар гадәти булмаган форматта, ягъни инглиз стилендә узды. "Педагог һәм остаз елы" кысаларында "Педагогик сәяхәт" уены уздырылды, анда укытучылар остазлары җитәкчелегендә педагогика һәм методика өлкәсендәге  белемнәрен искә төшерделәр. TED-дәрес алымнарын кулланып, кызыклы, мавыктыргыч мастер - класста катнаштылар. Үз хисләреңне аңлау, аларны контрольдә тоту һәм анализлау буенча тренинг үткәрделәр. Семинарның кульминацион мизгеле булып өйрәнелә торган тел илендә чәй эчү мәдәнияте һәм традицияләренә багышланган "Королева белән чәй эчү" сыйныфтан тыш чарасы булды.
"Бөтен бу дөньяны укытучы иҗат итә..." иҗади күргәзмәсе оештырылды.  Ул тагын бер тапкыр укытучының иҗатына чикләр юклыгын исбатлады. Семинар җылы  атмосферада узды, - дип хәбәр итәләр Мөслим гимназиясеннән.

Фото - Мөслим гимназиясе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев