«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» конкурсында
Мәгариф

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» конкурсында

Казан шәһәрендә «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2023» Бөтенроссия һөнәр бәйгесенең йомгаклау этабы башланды.

Бүген Казанда "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2023" Бөтенроссия һөнәр бәйгесенең йомгаклау этабы башланды.
Бәйге 20-23 март көннәрендә "Адымнар - Казан" күптелле мәктәбендә уза. Татарстан Республикасының төрле районнарыннан килгән 20 укытучы дүрт көн дәвамында дәрес, сыйныф сәгате, мастер-класс, методик остаханәләр күрсәтеп көч сынашачак.

Әлеге мәртәбәле бәйгедә районыбыз данын Күбәк урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дилбәр Гарифуллина яклап чыгыш ясый.

Фотолар - Дилбәр Гарифуллинаның шәхси архивыннан.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев