Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең җиңүчеләрен һәм призерлары бүләкләнде

ТР мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР язучылар берлеге оештырган чарада Мөслим укучылары катнашып призлы урыннар яуладылар.

Г.Тукай әдәби музеенда «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы үткәрелде.

Чара кысаларында җиңүче укучылар өчен шагыйрьләр һәм язучылар белән берлектә мастер-класслар, түгәрәкләр оештырылды. Бу бәйгедә Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Адилә Низамова - I дәрәҗә Диплом, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Илназ Морзаханов - II дәрәҗә Диплом, Тойгелде төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Айзилә Гыйльфанова “Өметле киләчәк” номинация Дипломы белән бүләкләнделәр.

Җитәкчеләре: Дилбәр Гарифуллина, Гөлчәчәк Даутова, Раушания Дәүләтова.

Фото - мәгариф идарәсе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев