Гимназиядә - стажировка
Гимназия базасында Актаныш районы мәктәп директорлар өчен стажировка мәйданчыгы эшли.
Буген, 3 нче мартта, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан тәкъдим ителеп, Мөслим районының Мөслим гимназиясе базасында Актаныш районының мәктәп директорлары өчен "Директорның креативлылыгы – идарә итүнең хәл иткеч факторы" дигән темага тәҗрибә уртаклашу (стажировка) форматында семинар үтте.
Уку 4 юнәлештә алып барылды:
1. “Үсеш программасын эшләү”, эшлекле уен
2. “Уңай имидж формалаштыру”, квест
3. “Функциональ грамоталалык формалаштыру”, масстер-класслар
4. “Идарә итүдә оештыручанлык”, эш тәҗрибәсе белән уртаклашу.
Эш юнәлешләре белән Мөслим гимназиясенең директоры, директор урынбасарлары, фән укытучылары, гимназия үзидарәсе әгъзаләре таныштырды.
Әлеге чара “Педагог һәм остаз елы” кысаларында оештырылды.
Наилә Сәлахова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев