Ел укучысы билгеләнде
Мәгариф

Ел укучысы билгеләнде

“Ел укучысы” конкурсын үткәрү матур традициягә керде. Анда башлангыч сыйныф укучылары катнаша.

Конкурс биш зонада узды. Зона турында җиңү яулаган егет-кызлар бәйгенең муниципаль этабында катнашты. Ул узган җомгада Мөслим лицеенда үтте. 
“Ел укучысы – 2022” конкурсының муниципаль этабында барлыгы ун укучы катнашты. Искәндәр Закиров абсолют җиңүче булды. Ислам Бариев – беренче, Әмир Мөҗипов икенче урынга лаек дип табылды. Өченче урында – Рус Шуган мәктәбе укучысы Анастасия Мосолкова. Шунысы игътибарга лаек: бәйгедә беренче-икенче урыннарны һәм абсолют җиңүче исемен Мөслим гимназиясе укытучысы Ләйсән Фәхертдинова укучылары алды.
– Берүземә өч җиңү! Хәтта ышанасы да килми. Укучыларымның тырышлыгы, белемгә омтылулары һәм креатив фикер йөртүләре белән горурланам. Бу – безнең уртак җиңү! – диде Ләйсән Фәхертдинова.
Финалга үткән башка укучылар да төрле номинацияләрдә бүләкләнде.

Лилия Шәймиева

Автор фотосы.
 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев