«Ел укучысы» бәйгесе узды
Мәгариф

«Ел укучысы» бәйгесе узды

Мөслим лицее базасында 4 нче сыйныф укучылары арасында «Ел укучысы» муниципаль конкурсының зона этабы узды.

21-27 декабрь көннәрендә  Мөслим лицее, Мөслим гимназиясе, Мөслим, Күбәк, Михайловка урта мәктәбе базаларында  4 нче сыйныф укучылары арасында «Ел укучысы» муниципаль бәйгесенең  зона этаплары узды. Бәйгедә барлыгы 33 укучы катнашты.  Бу чараның максаты - башлангыч сыйныфлардагы сәләтле балаларны ачыклау, укытучыларның  үз эшләренең нәтиҗәсе өчен җаваплылыкны арттыру, уңай эш тәҗрибәсен тарату иде. Укучылар  иҗади һәм интеллектуаль сәләтләрен, логик фикерләү тизлеген күрсәттеләр, фәннәр буенча белемнәрен исбатладылар. Иң күп балл җыйган ун укучы бәйгенең финал турына узды.  

Фото - Мөслим лицее архивыннан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев