Бишкөнлек җыен башланды
Мәгариф

Бишкөнлек җыен башланды

10 сыйныф егетләре өчен хәрби әзерлек буенча җыен үтә

Бүген Мөслим гимназиясе базасында 10 сыйныф укучыларының биш көнлек җыеннары башланды. 6 мәктәптән 22 укучы беренчел хәрби әзерлек үтәчәк.  Көн дәвамында егетләр строй әзерлеге, марш белән йөрү, Калашников автоматын сүтеп-җыю, физик әзерлекне ныгыту, теориядән белемнәрен күтәрү белән шөгыльләнәчәкләр.

Наилә Сәлахова фотосы

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев