Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бүләкләү тантанасы үтте

Яр Чаллы шәһәренең «Кванториум» балалар технопаркында «Социум өчен технологияләр» исемле республика бәйгесендә катнашучыларны бүләкләү тантанасы үтте.

Ярышларда Татарстанның 21 районыннан 640 мәктәп укучысы катнашты. Алар бәйгегә экологик проект, якын-тирә территорияне төзекләндерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, фән һәм сәнгатьне популярлаштыру юнәлешләре буенча 210 эш тәкъдим итте.

Мөслим гимназиясе укучылары Булат Бәдертдинов, Илзирә Зиннурова, Алина Латыйпова һәм Данил Харитонов конкурска "Мөслим районының истәлекләре урыннары буенча QR-табличкалар ясау" исемле проект тәкъдим итте һәм 3нче урынны яулады. Аларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр бирелде. Команда җитәкчесе - Айрат Шәрифуллин.

Команда шулай ук яшьләр инновацияләренең "Технология маршрутлары" исемле халыкара кампусында катнашу өчен чакыру алды. Ул быел август аенда "Саулык" сәламәтләндерү комплексында үтәчәк.

Мөслим гимназиясе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев