Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бәйгеләр нигә түләүле?!

Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында конкурс-бәйгеләр, олимпиадалар әледән-әле үткәрелеп тора. Тик без үсмер чактагы бәйгеләрдән бүгенгеләре түләүле булулары белән аерыла.

Бөтен әйберне дә акчага бәйләгәч, яшәүнең кызыгы бетә төсле...

Укытучыбыз әти-әниләрнең ватсап төркеменә: “Олимпиада була. Кемнәр катнаша? “Ата-аналар взносы” фәлән сум”, – дип яза. (Укытучыларга “өстән” кушалардыр, аларны гаепләп булмый). Олимпиадада катнашу символик 50-100 сум гына булса – бер хәл, баласы билгеле бер фәннән олимпиадада катнашсын өчен әти-әнигә 360-420 сум акча түләргә туры килә.
– Кызым 1-2 ел, акча түләп, фән бәйгеләрендә катнашты. “Призер” яисә “катнашучы” исемен алыр өчен акча әрәм итү бу, минемчә. Без кечкенә чакта олимпиадалар түләүсез үткәрелә иде. Шулай булырга тиеш тә. Кемнеңдер баласы бик башлы булып та, акчасы булмау сәбәпле, мондый сынауларда катнаша алмый. Олимпиадаларны түләүле итү балаларны аеруга кайтып кала, – ди Миләүшә Хәсәнова.
Балалар өчен газеталар тәкъдим иткән конкурсларда катнашып, алтын белән йөгертелгән сәгать, көмеш ваза, үтүк, башка көнкүреш кирәк-яраклары, әз-мәз акча отканым бүген дә хәтердә. Конкурслар балага стимул бирә иде. Эшне чын мәгънәсендә бәялиләр иде! Ә бүгенге мәгариф системасы роботтан һич аерылмый. Катнаштыңмы – катнаштың! Эшне компьютер тикшерә, заманча технологияләр баланың уйлау сәләтенә билге куя.
– Түләүле булса да, мәктәп тәкъдим иткән олимпиадаларда катнашырга тырышабыз. Кызым Рания математика, рус теле, тормыш иминлеге нигезләре фәннәрен үз итә. Дистәгә якын олимпиадада катнаштык. Соңгы мәртәбә бәйгедә катнашу өчен 420 сум түләдек. Мондый бәйгеләрдә катнашу балада үз-үзенә ышаныч уята, БДИ, төп дәүләт имтиханнарын биргәндә ярдәм итә. Укучы фикерен җиткерә белергә тиеш. Түләүле булмаса, олимпиадаларда катнашучылар саны күбрәк булыр иде, дип уйлыйм. Мәсьәләнең бу ягы чишелеш сорый, – ди райондашыбыз Гөлнур Искәндәрова.
Һәр әти-әнинең “Русский медвежонок”, “Олимпусик”, “КИТ”, “Кенгуру” һ.б. конкурслар турында ишеткәне бардыр. Барысы да – түләүле олимпиадалар.
– Олимпиадалар – мәктәптән тыш чаралар исемлегендә һәм анда катнашу мәҗбүри түгел, дип уйлыйм. Олимпиадада катнашу бланкын, матур дипломны канцелярия товарлары кибетендә сатып алырга да мөмкин. Сер түгел, югары уку йортына кергәндә, мондый олимпиада казанышларын исәпкә алмыйлар. Укучылар олимпиадада бер-берләреннән күреп, кызыгып катнаша. 2 сыйныфтан башлап ата-аналардан баланың олимпиадаларда, түләүле нигездә белем бирү конкурсларында катнашуына ризалык бирүләрен сорыйлар. Кемнеңдер ачуы килә, кемдер ризалаша. Мин – ике бала анасы, шуның өстенә укытучы! Укучыларның катнашуы һәм җиңүләре безгә бернинди өстенлек бирми. Ниндидер исем яки дәрәҗә алу өчен федераль дәрәҗәдәге уңышлар таләп ителә. Алай дисәң, исемне катнашучы сертификаты белән дә алучылар бар, – ди бер танышым.
Сүз уңаеннан, кайбер оештыручылар Россия масштаблары белән генә чикләнми, халыкара дәрәҗәгә дә күтәрелә! Мәсәлән, “5-11 сыйныфлар өчен рус теле буенча V Халыкара олимпиада “Рыжий кот” чарасын уздыру турындагы нигезләмәдә аның максаты күрсәтелә: “катнашучыларга ярышу формасында интеллектуаль сәләтләрен үстерү һәм күрсәтү өчен кызыклы мөмкинлек бирү”. Оештыру җыемы – 120 сум. Бу сумманы түләгәннән соң гына олимпиадада катнашырга мөмкин. Взнос түлисең дә, диплом аласың. Әзер диплом бланкының 15-25 сум икәнен исәпкә алсак, шул бланкны төсле принтерда бастырып чыгару – укучының әти-әнисе өстендә. Олимпиадаларны оештыручылар почта чыгымнары белән мәшәкатьләнеп тормый – диплом һәм электрон сертификатларны үзеңә ясатып аласы.
Тагын шунысы бар – олимпиадаларда катнашырга берәү дә мәҗбүр итми. Эт чаба дип, бет чаба дигәндәй, укучылар бер-берсеннән кызыгып катнашырга тырыша.
Балалар бакчаларында да шул ук хәл. Балаларга рәсем, вокал буенча конкурслар тәкъдим ителә. Тик алар да түләүле! Әллә ни кыйммәт булмаса да, бәйгеләрдә 150-200 сум түләп катнашасы. Юка гына бер катнашучы кәгазе өчен сабый мондый бәйгеләрдә катнашырга атлыгып тормый, әлбәттә. Баланың сәләтен күрү генә түгел, бәяли дә белергә кирәк. Бәйгедә катнашучыга бүләк бирсәләр, конкурсантларның чиге булмас иде.

Лилия Шәймиева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев